news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

WorldSkills-2019 чемпионатында татар ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар узачак

“Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә махсус зоналар оештырачаклар һәм анда теләге булган һәркем үзен кулинар һөнәрендә сыный алачак.

WorldSkills-2019 чемпионатында татар ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар узачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). WorldSkills-2019 чемпионаты катнашучылары һәм кунаклары традицион татар камыр ризыкларын әзерли алачак. Аның өчен “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә махсус мастер-класслар оештырачаклар. Бу хакта “Татар-информ”га “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

“WorldSkills International регламентлары нигезендә, чемпионат узучы ил хуҗасының үз компетенциясен кертү мөмкинлеге юк. Әмма без милли камыр ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар уздырачакбыз.

“Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә махсус зоналар оештырачаклар һәм анда теләге булган һәркем үзен кулинар һөнәрендә сыный алачак”, - диде Эмиль Гобәйдуллин.

Казан чемпионатына кызыксыну зур булуын искәртте ул. “Әгәр дә Абу-Дабида 1,2 меңләп катнашучы булса, Казанда дөнья чемпионатында катнашуга 1,6 мең кеше теркәлде. Үсеш 30 процент булыр дип көтелә. Элек чемпионаттан чемпионатка ул 10 процент булган”, - диде генераль директор урынбасары.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot