news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июльдән Төркиядә комендант сәгате бетерелә

Рәҗәп Тайип Эрдоган телевидение аша мөрәҗәгатендә яңа карар кабул ителүе турында сөйләде.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдә пандемия аркасында кертелгән комендант сәгате 1 июльдән тулысынча бетерелү турында хәбәр итте.

«Бүген министрлар кабинеты утырышында без карар кабул иттек. 1 июльдән комендант сәгате тулысынча бетерелә. Дәүләт оешмалары гадәти эш сәгатенә күчә. Җәмәгать транспортын файдалану өчен яшь чикләре бетерелә», — диде Эрдоган телевидение аша мөрәҗәгатендә. Бу хакта РИА Новости язды.

1 июньнән Төркиядә коронавируска каршы чараларны йомшарттылар. Комендант сәгате кыскарды (22.00-05.00), якшәмбе көнне тәүлек әйләнәсе карантин кертелде. Кафе һәм рестораннары клиентлар кабул итә башлады, спортзаллар эшли, туйлар уздырырга рөхсәт ителде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100