news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

WhatsAppта җибәргән хатларны юкка чыгару һәм үзгәртү функциясе барлыкка киләчәк

Юлланган хатның эчтәлеген аны әңгәмәдәшең укыганчы ук үзгәртеп булачак.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Тиздән WhatsApp мессенджерында җибәрелгән хәбәрне юкка чыгару һәм үзгәртү функциясе барлыкка киләчәк. Бу хакта Daily Telegraphка сылтама ясап, ТАСС хәбәр итә.

Хатны алучы хәбәрне ачып укыганчы ук, аның эчтәлеген үзгәртеп, я булмаса аны бөтенләй юкка чыгарып булачак дип хәбәр ителә.

Моннан тыш, WhatsApp аралашу вакытында әңгәмәдәшеңнең хәзер төгәл кайда булуын күрсәтә торган функцияне эшләү белән мәшгуль. Әлегә бу фукнцияләр сынау этабын уза һәм аларның кулланучыларга кайчан барып ирешүе турында хәбәр ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot