news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WhatsAppны кулланучылар мәгълүматларына куркыныч яный

Мошенниклар мобиль номерларны һәм төркем чатларында саклана торган мәгълүматларны белә ала.

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). WhatsAppны кулланучылар мәгълүматларына куркыныч яный, дип яза “Известия”.

Мошенниклар мобиль номерларны һәм төркем чатларында саклана торган мәгълүматларны белә ала.

Швейцария экспертлары алты ай дәвамында веб-эзләү ярдәмендә табылган 178 төркем чатыннан мәгълүмат туплаган. Белгечләр барлыгы мессенджерның 46 мең кулланучысының 500 меңнән артык хәбәрен анализлаган.

Мәгълүматларны чатка кереп алып булуы билгеләп үтелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100