news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

WhatsApp, Viber, Telegram кулланучы түрәләр эшсез калырга мөмкин - "Известия"

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы норматив актларны төзү Федераль куркынычсызлык хезмәтенә йөкләнәчәк.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Россиядә түрәләргә эш турында сөйләшкәндә WhatsApp, Viber, Telegram мессенджерларын куллану тыелачак. Кагыйдәне үтәмәгәннәр эшләреннән азат ителәчәк иясә башка дисциплинар чараларга дучар булачак, дип хәбәр итә "Известия".

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы норматив актларны төзү Федераль куркынычсызлык хезмәтенә йөкләнәчәк, диелә хәбәрдә. Документ 2017 елның беренче кварталы азагына кадәр әзер булырга тиеш дип ниятләнә.

Шәхси максатларда WhatsApp, Viber, Telegramны куллануны тыю планлаштырылмый.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot