news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WhatsApp мессенджерына нигез салучыларның берсе вазифасыннан киткән

Ян Кум Facebook компаниясе белән фикер каршылыклары килеп чыгу аркасында шундый карарга килгән.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). WhatsApp мессенджерына нигез салучыларның берсе һәм шул исемдәге компания башлыгы Ян Кум үз вазифасыннан киткән.

«Без Брайан Актон белән бергә WhatsApp мессенджерын барлыкка китергәннән бирле ун елга якын вакыт узды һәм бу иң яхшы кешеләр белән искиткеч сәяхәт булды. Әмма миңа алга барырга кирәк», - дигән ул Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Washington Post мәгълүматлары буенча, Ян Кум Facebook компаниясе белән фикер каршылыклары килеп чыгу аркасында шундый карарга килгән.

Facebook компаниясе 2014 елда WhatsApp мессенджерын 21,8 миллиард долларга сатып алды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100