Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
WhatsApp мессенджеры аша «яңа ел вирусы» тарала башлады
Кулланучы бу тозакка җиңел эләгә ала.
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). WhatsApp мессенджерында «яңа ел вирусы» тарала башлады. Бу хакта gizchina.com порталы хәбәр итә.
Басма билгеләп үткәнчә, тозак шактый примитив, әмма шулай да кулланучылар өчен куркыныч. Җинаятьчеләр юзерларга Яңа ел котлауларына яшерелгән вируслы веб-битләргә сылтамалар җибәрә.
Бу сылтамага күчкән очракта киберҗинаятьчеләр кулланучының шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеге ала. Моннан тыш, җайланмада кирәкмәгән бәйләнчек реклама чыгарга мөмкин. Өстәвенә, юзер теге яки бу түләүле юлламаларга язылган булырга мөмкин.
Вирус күчү куркынычы булу сәбәпле, белгечләр «сылтамага кермәскә, билгесез җибәрүчене блокировкаларга» киңәш итә. Югыйсә, аны ватып керү ихтималы турында кисәтергә кирәк.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, яңа елда кайбер гаджетларда WhatsApp эшләми башлаячак һәм бу миллионлаган кешегә кагылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз