news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

WhatsApp мессенджерында яңа функция барлыкка киләчәк

WhatsApp мессенджерында тиз шалтыратып җавап алу өчен «Сайлап алынганнар» папкасына контактлар өстәү функциясе барлыкка килергә мөмкин. WABetaInfo порталында шулай диелә.

«Бу функция сайлап алынган контактларга чакырулар битеннән тиз арада шалтырату өчен билгеләнгән, чөнки телефоннан шалтырату бер орыну белән башкарылачак», - диелә хәбәрдә.

WhatsApp кушымтасы Meta* компаниясенә карый.

*Meta (Facebook һәм Instagram социаль челтәрләре) эшчәнлеге экстремистик дип табылган һәм Россиядә тыелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot