news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

WhatsApp мессенджеры кайбер җайланмаларда эшләмәячәк

WhatsApp мессенджеры үзенең рәсми сәхифәсендә 2023 елның 24 октябреннән кайбер җайланмаларда эшләмәячәге хакында кисәтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«2023 елның 24 декабреннән башлап 5.0 һәм аннан югарырак Android версияләренең операция системалары гына эшләячәк», - диелә кушымтаның рәсми сәхифәсендә.

Моннан тыш, кулланучының телефоны номерны раслаган вакытта SMS-хәбәрләр яки шалтыратуларны кабул итү мөмкинлегенә ия булырга тиеш.

Wi-Fi буенча тоташуны гына куллана торган җайланмаларда яңа аккаунтлар ачып булмаячак.

Бүгенге көндә мессенджерның эше Android 4.1 һәм аннан яңарак операция системалары булган җайланмаларда, шулай ук 12нче версиядән түбәнрәк булмаган iOS операция системасы кулланыла торган айфоннарда алып барыла.

WhatsApp мессенджеры Meta* компаниясенә карый. Әлегә кадәр кушымтада хәбәрләр, фотолар, документлар, тавышлы хәбәрләр җибәрергә һәм алырга, шулай ук шалтыратырга гына мөмкин иде. 13 сентябрьдән WhatsApp 150дән артык илдә каналлар ачты һәм һәр кулланучының акрынлап аларны булдыру мөмкинлеге барлыкка киләчәген вәгъдә итте.

*Россиядә Meta (Facebook, Instagram социаль челтәрләре) эшчәнлеге тыелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot