news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"WhatsApp"ка "Facebook" белән мәгълүмат алмашуны туктатырга куштылар

Европа берлеге бу компанияләр үзара килешү төзегәч, хәзер Facebook кулланучыларың телефон номерларына, шәхси мәгълүматларына үтеп керүенә каршы чыкты.

(Казан, 28 октябрь. Татар-информ). Европа берлеге WhatsApp мессенджеры Facebook белән мәгълүмат алмашуын туктатуны таләп итә, чөнки бу хәл кулланучыларның шәхси мәгълүматына куркыныч тудыра, дип яза Interfax.ru. Бу хакта җомга көнне The Wall Street Joutnal язып чыккан.

Мәгълүматлар саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче эшче төркем WhatsApp җитәкчелегенә хат җибәргән һәм анда күптән түгел компанияләр арасында төзелгән килешүнең борчу тудыруы хакында да әйтелгән. Хәзер мессенджер хуҗасы булган Facebook WhatsApp кулланучыларының телефон номерларына һәм шәхси мәгълүматларына үтеп керә ала.

Европа берлеге вәкилләре кешеләр әлеге сервис белән куллана башлаганда андый шартларга ризалык бирмәгәнлеген искә төшерә. Шуңа күрә кулланучыларның хокукы тулысынча якланмый торып, мәгълүматлар алмашуны туктатуны таләп итә.

Европа берлеге эшче төркеменең шундый ук таләпләре "Yahoo"га да белдерелә. Быел сентябрьдә бу компания 2014 елда булган бер очракны таныды, ул вакытта 500 миллион кулланучының мәгълүматлары урланган булган. Әлеге очракны хәзер ФБР тикшерә. Европа берлеге "Yahoo"дан читкә чыккан барлык мәгълүмат һәм куллланучыларны ничек яклаячагы турында хисап тотарга сораган. Әгәр дә тиешле кагыйдәләр бозылган булса, компанияне штрафка тартырга мөмкиннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100