Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Взгляд»: Татарстан «гарәпчә» Россия бердәмлеген ныгытты
Татарстан хакимияте федераль үзәк белән күптәнге каршылыкларын җайга салды, Россия төбәкләре җитәкчеләренең атамаларын унификацияләү турындагы таләпне үтәде. Казанда «Президент» урынына «Татарстан Республикасы Рәисе» була. «Взгляд» газетасында чыккан язмада ни өчен нәкъ менә шундый атама варианты сайлануын һәм Россия дәүләтчелегенә бу мәсьәләне хәл итүнең нинди әһәмияткә ия булуы турында язылган.
Җомга көнне Татарстанның Дәүләт Советы республика Президенты вазифасын рәис дип үзгәртү турындагы тәкъдимне хуплады. Закон проектын моңа кадәр төбәк парламенты президиумы керткән иде. Рәис – гарәп телендә президентның титулы һәм башка көнчыгыш телләрдә дә бар. Шул ук вакытта, закон проектында каралган яңа атама республиканың яңа сайланган югары вазифаи затына карата гына кулланылачак.
Элегрәк, 21 декабрьдә, Татарстан Дәүләт Советына Республика Конституциясенә төзәтмәләр проекты Президент вазифасын «Татарстан Республикасы башлыгы» дип үзгәртү тәкъдиме белән дә кертелгән иде. Әмма 22 декабрьдә республика Дәүләт Советының профильле комитеты депутатларның инициатив төркеменә вазифаны үзгәртү турындагы проектны кире алырга тәкъдим итте.
Россия төбәкләре җитәкчеләренең вазифаларын унификацияләү процессы 2021 елда сенатор Андрей Клишас һәм депутат Павел Крашенинниковның «Россия Федерациясе субъектларында гавәми хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында»гы закон проектыннан башланып китте. Моңа кадәр, Президент Дмитрий Медведев вакытында да шундый ук инициатива чыкканы бар иде.
«Рәис – традицион титул, ул мөселман гореф-гадәтләре булган халыкларда бар. Һәм рәсми рәвештә Татарстан Россия Президенты Владимир Путинның төбәкләр җитәкчеләре исемнәрен унификацияләү таләбен үтәде», - диде Россиянең Җәмәгатьчелек белән элемтәләр ассоциациясе президенты Евгений Минченко.
«Рәис» сүзе гарәп теленнән килгән. Ул сүз белән өстенлекле даирә кешеләрен атаганнар. Аннары ул башка территорияләргә таралды һәм «президент» сүзенә синоним булган мәгънә алды», – дип билгеләп үтте көнчыгышны өйрәнүче галим, Россиянең халыкара эшләр советы эксперты Кирилл Семенов.
«Рәис» төрки телләр өчен чит, дип әйтеп булмый. Термин элек Осман империясе булган кайбер телләрдә кулланыла. Иң элек ул сүз белән армия капитаннарын атаганнар», - дип ачыклык кертә әңгәмәдәш.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы төбәктә президент вазифасын төрлечә саклап калырга тырыша, дип билгеләп үтә көнчыгышны өйрәнүче галим. «Әгәр хәзер электән үк килгән атама урынсыз булса, алар бүтән интерпретация сайлады. Барлык шартларны исәпкә алып, бу уңышлы компромисс, аның кысаларында Россия законнары үтәлә, әмма Татарстан да үз позицияләрендә кала», – дип өстәде Семенов.
«Безнең илдә күп төбәкләр үз милли үзенчәлекләренә ия, шуңа күрә кайвакыт сәясәтнең мондый элементлары шактый символик була», – дигән «Взгляд» газетасына политолог Александр Асафов.
«Моннан тыш, компромисс безгә төбәктә социаль киеренкелек булдырмый калырга ярдәм итте. Әгәр анда ризасызлык кабынган булса, бу теманы төрле чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары, чит ил агентлары һәм, әлбәттә, Украина хәрби пропагандасы бик теләп эләктереп алган булыр иде. Ләкин хәзер, иң мөһиме, алар мондый мөмкинлектән мәхрүм ителде», – дип нәтиҗә ясады Асафов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз