Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югары нефть мәктәбе илнең иң яхшы югары уку йортлары арасына керде
Югары нефть мәктәбе Россия югары уку йортлары рейтингында төп юнәлешләр: белем бирүнең сыйфаты, университетны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру һәм университетның инновацион эшчәнлеге буенча илнең иң яхшы 200 югары уку йорты арасына керде. Моңарчы ул 300 иң яхшы вуз арасында иде, дип хәбәр итә «Нефтяные вести» газетасы.
2026 елда югары уку йортларының илкүләм агрегацияләнгән рейтингы РФ Фән һәм югары белем министрлыгының нәтиҗәлелек буенча яңа мониторингтагы 732 вузны үз эченә ала. Бу белем бирүнең сыйфатын илкүләм масштабта да, төбәкләр һәм тармаклар буенча да һәрьяклап анализларга мөмкинлек бирә.
Югары нефть мәктәбе «Халыкара танылу», «Эшкә урнашу буенча рейтинг», «Югары уку йортларының нәтиҗәлелеге мониторингы», «Укыту сыйфатын бәяләү» кебек рейтингларда югары балл алды.
Мәктәп шулай ук «Интерфакс», «Беренче миссия», RAEX рейтингларында, шулай ук Хирш индексы буенча һәм «Табитуриент», Brand Analytics рейтингларында тотрыклы рәвештә уңай бәяләр ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз