Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янында кар катламының биеклеге 43 сантиметрга җиткән
Бүген иртән Казан тирәсендә кар катламының биеклеге 43 сантиметрга җиткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы «Фобос» һава торышы үзәгенең оператив мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Шул ук вакытта, кар катламының иң зур биеклеге Себернең һәм Ерак Көнчыгышның кайбер төбәкләрендә теркәлгән. Аерым алганда, Камчатка краенда кар катламы - 144 сантиметр (урыны белән – 168 сантиметрга кадәр), Хабаровск краенда - 134 сантиметр, ә Красноярск краенда Дудинка шәһәре янында 103 сантиметрга җитә.
Россиянең Европа өлешендә кар катламының иң зур биеклеге Коми Республикасының төньягында (87 сантиметр) теркәлгән. Синоптиклар телгә алган Идел буе федераль округының ике төбәгендә, Түбән Новгород һәм Саратов өлкәләрендә кар катламының биеклеге (64 һәм 55 сантиметрга кадәр) Казанныкыннан узып китә.
Соңгы тәүлектә Казанда айлык норманың өчтән бер өлеше күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Элегрәк синоптиклар Татарстанда алты көн эчендә айлык нормадан күбрәк кар яварга мөмкин дип кисәткән иде. Бүген республика территориясендә көчле кар явуы, урыны белән җепшек кар көтелә. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларга буранда ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Шул ук вакытта, федераль трассаларда элек кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Алексеевск - Әлмәт түләүле автомобиль юлы һава торышы начар булу сәбәпле һаман да ябык кала. Иртән ТР башкаласында буран сәбәпле бөкеләр 9 баллга җитте. Шәһәрдә кайбер автобуслар хәрәкәте тукталды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз