news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда «Химград» резидентларының кереме 20 процентка арткан

2025 елда Казанда «Химград» технополисы резидентларының кереме 20 процентка, ягъни 115,7 миллиард сумга кадәр арткан. Технополис генераль директорының беренче урынбасары Алексей Грушин Татарстанда федераль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле төркем утырышыннан соң «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп, шулай дип белдерде.

«2025 ел нәтиҗәләре буенча «Химград» технополисы территориясендә 366 җитештерү компаниясе эшли, 10,5 меңнән артык эш урыны булдырылган. Безнең резидентларның гомуми кереме 115 миллиард сумнан артып китә, 2024 ел белән чагыштырганда, үсеш 20 процент чамасы тәшкил итте», - диде Грушин.

«Химград» технополисы быел 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Технополисның территориясе 130 гектардан артык, ә күчемсез милек объектларының гомуми мәйданы – 700 мең квадрат метр.

news_right_1
news_right_2
news_bot