Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
БДИда 70тән күбрәк балл җыючыларның әйдәп баручы югары уку йортларына керү өмете бар
БДИда 70тән артык балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларына төрле әзерлек юнәлешләренә керү өмете бар, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына Мәскәүнең Плеханов исемендәге Россия энергетика университеты Югары икътисад мәктәбе җитәкчесе урынбасары Юлия Коваленко.
Эксперт сүзләренчә, 2026 елгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләреннән берсе - имтиханнарда югары нәтиҗәләр алган укучылар санының артуы. Ул билгеләп үткәнчә, 70 балл һәм аннан югарырак нәтиҗәләргә ирешкән чыгарылыш сыйныф укучыларының илнең әйдәп баручы университетларына керү мөмкинлеге зур.
Коваленко шулай ук хәбәр иткәнчә, БДИның уртача баллы ел саен якынча ике пунктка арта. Аның фикеренчә, бу мәктәптә белем бирүнең сыйфаты яхшырув турында сөйли.
Эксперт билгеләп үткәнчә, нәтиҗәләрнең артуы - дәүләт, мәктәпләр, педагоглар һәм ата-аналарның уртак эше нәтиҗәсе.
Элегрәк Хөкүмәт әгъзалары белән үткәрелгән киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин мәгариф министры Сергей Кравцовның докладын тыңлады. Ведомство башлыгы хәбәр иткәнчә, 2026 елда 330 мең чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда 70тән артык балл җыйган, бу үткән ел белән чагыштырганда 52 мең кешегә күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз