news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түләүләр, эшкә урнаштыру: Ветераннарга, махсус операциядә катнашучыларга ничек булышалар

Татарстанда 6 меңгә якын Бөек Ватан сугышы ветераны яши

Түләүләр, эшкә урнаштыру: Ветераннарга, махсус операциядә катнашучыларга ничек булышалар
ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Бөек Ватан сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр
Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә - айлык түләүләр һәм субсидияләрдән алып грантлар, тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру программаларына кадәр - системалы ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республикада нинди программалар гамәлдә булуы хакында сөйләделәр.

Ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм

2026 елның 18 февраленә Татарстанда 5 833 Бөек Ватан сугышы ветераны яшәгән, шуларның 60ы – сугышта турыдан-туры катнашучылар һәм 5,6 меңгә якыны - тыл хезмәтчәннәре, дип хәбәр итте брифингта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль министры Эльмира Зарипова.

«2026 елда Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм аларның гаиләләренең социаль-икътисади тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк», – дип искәртте ул.

Татарстанда 439 Ватан Герое, шул исәптән 353 Советлар Союзы Герое һәм 35 Россия Герое яши. Махсус хәрби операция чорында 17 татарстанлы Россия Герое исеменә лаек булган, шуларның 8е - үлгәннән соң.

Зарипова республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары турында сөйләде. Мәсәлән, хезмәт ветераннары өчен түбәндәгеләр каралган:

. айлык акчалата түләүләр;

. торак-коммуналь хезмәтләр һәм телефон элемтәсе өчен түләүгә 50 процент субсидия;

. теш һәм колак протезларын түләүсез ясау;

. җәмәгать транспортында ташлама белән йөрү һәм социаль юл йөрү билеты.

Ярдәмнең аерым линиясе махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә кагыла:

. «Алга», «Тимер», «Батыр» батальоннары хәрбиләренә бер мәртәбә 360 мең сум күләмендә акчалата түләү;

. өйгә газ керткән өчен 100 мең сумга кадәр субсидия;

. һәр балигъ булмаган балага 20 мең сум күләмендә түләү;

. керемнәрне исәпкә алмыйча яңа туган балалар өчен комплектлар;

. керемнәрне исәпкә алмыйча 350 мең сумлык социаль контракт (2026 елдан);

. «Агромотиватор» программасы буенча 7 миллион сумга кадәр грант.

«Республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең төгәл системасы булдырылган», - дип искәртте министр.

Ватан Геройлары федераль ташламаларга (торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итү, җәмәгать транспортында бушлай йөрү, дарулар һәм шифаханә-курортларда дәвалануга компенсация) ия. Аларның теләк буенча 103,7 мең сум (СССР һәм РФ Геройлары) яки 76,5 мең сум (Хезмәт Геройлары) күләмендә айлык түләү алырга хакы бар.

2018 елдан Идел буе федераль округында «Ватан Геройлары» проекты гамәлгә ашырыла. Татарстанда 248 Геройның исеме мәңгеләштерелгән - урамнар һәм мәктәпләргә аларның исемнәре бирелә, бюстлар һәм мемориаль такталар куела.

Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, 2026 елның 18 февраленә Татарстанда 5 833 Бөек Ватан сугышы ветераны яшәгән

Фото: prav.tatarstan.ru

Демобилизациядән соң эшкә урнаштыру һәм тернәкләндерү

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыруда ярдәм итү буенча аерым эш алып барыла. Әйтик, 545 эш бирүче ветераннар, шул исәптән элек хөкем ителгәннәр өчен 3,9 мең вакансия тәкъдим иткән, дип дәвам итте сүзен Зарипова.

Фронттан кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тыныч тормышка җайлашу өчен берничә ярдәм чарасы гамәлдә:

. бизнес ачу өчен бер тапкыр бирелә торган ярдәм - 145,1 мең сум;

. түләүсез һөнәри белем бирү («Кадрлар» илкүләм проекты һәм республика программасы);

. «Үзебезнекеләр өчен эш» ярдәм клублары һәм «Киләчәк яZмыш» белем бирү программасы.

«Даими рәвештә махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәләре һәм Эш бирүчеләр көннәре үткәрелә. 2025 елда 79 вакансияләр ярминкәсе һәм 40 Эш бирүче көне узды, аларда 423 эш бирүче, 23 уку йорты катнашты, 7,2 меңнән артык вакансия тәкъдим ителде», – дип өстәде министр.

Вакансия ярминкәләренә 2,5 меңнән артык кеше килгән, шуларның 352се - махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, эшкә урнашу өчен 195 юллама бирелгән. 2025 елда 219 кеше эшкә урнашкан.

Тернәкләндерү турында сөйләгәндә, Зарипова 2025 елда «Восхождение» үзәге базасында инвалидлыкка ия махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 40 урынлы бүлек ачылуын әйтте. Тернәкләндерү хезмәтләрен 5 үзәктә һәм 5 бүлектә (412 урын) күрсәтәләр. Махсус операциядә катнашкан 192 кеше ярдәм алган.

Ирада Әюпова масштаблы мәдәни программа һәм иҗтимагый тормышка кагылышлы ярдәм чаралары турында сөйләде

Фото: prav.tatarstan.ru

Мәдәни программа һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү

Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Татарстанда шулай ук киң колачлы мәдәни программа һәм иҗтимагый тормышка кагылышлы ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Мәдәният министры Ирада Әюпова бу хакта җентекләбрәк сөйләде.

«Без хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы программасын бай, эчкерсез итәргә һәм республиканың бер кешесен дә – мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып ветераннарга кадәр – читтә калдырмаска тырыштык», - дип искәртте мәдәният министры.

Барлык муниципаль районнарда махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү эшләре – мәктәпләрдәге хәтер почмакларыннан алып мемориаль билгеләр куюга кадәр - алып барыла. Биектау, Лаеш, Тәтеш, Чистай һәм Казанда һәйкәлләр һәм скульптура композицияләре урнаштырылган инде. Кырымда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган татарстанлыларга һәйкәл куелачак. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары (18 яшькә кадәрге балалар һәм бер ата яки ана) һәм һәлак булганнарның гаиләләре дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү хокукына ия.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны бәйрәм итү мөһим вакыйга булды. 15 февральдә, шагыйрьнең туган көнендә, чәчәкләр салу һәм «Моабит дәфтәрләрен» тантаналы рәвештә алып чыгу тантанасы үткәрелде. Шул ук көнне «Җәлил укулары» VIII Халыкара әдәби конкурсы җиңүләрен бүләкләделәр. Бәйгегә 40 меңнән артык гариза килгән.

Фәнни юнәлеш буенча Казанда «Җәлил укулары» Бөтенроссия конференциясе узачак, ул 27 февральгә кадәр дәвам итә. Конференция кысаларында «Муса Җәлил: батырлыкка күтәрелү» күчмә күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк, күргәзмә белән республика районнарында яшәүчеләр дә таныша алачак.

Музейлар һәм театрлар бай программа әзерләгән. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Әтиләр һәм бабайлар эше өчен» дип аталган күргәзмә ачылды, анда Гражданнар сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Милли китапханә махсус операция турында шигъри һәм проза әсәрләре язган авторлар белән «Үз юлым» дигән очрашулар циклын башлап җибәрде.

Республиканың әйдәп баручы театрлары үз репертуарларына патриотик спектакльләр керткән. Казан Яшь тамашачы театры махсус хәрби операциядән кайткан актер турында «Просто жить» һәм «Слушай мои позывные» спектакльләрен күрсәтәчәк. Кариев театры «Муса. Моабит» спектаклен һәм реаль вакыйгаларга нигезләнгән «Позывной татарин» спектаклен тәкъдим итә. Муниципаль районнарда 1160тан артык вакыйга узачак, аларны 2 миллионнан артык кеше тамаша кылыр дип көтелә. Бөек Җиңүнең 81 еллыгы, шулай ук елны тантаналы рәвештә ачу һәм ябу үзәк вакыйга булачак.

2030 елга патриотик чараларга яшьләрнең 45 процентын җәлеп итү ниятләнә, дип хәбәр итте Владислав Усанов

Фото: prav.tatarstan.ru

«Җиңүгә кадәр 80 көн» һәм «Хәтер дәресе» акцияләре

Яшьләр эшләре министрлыгы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыра. 2030 елга яшьләрнең 45 процентын патриотик чараларга җәлеп итү ниятләнә, дип хәбәр итте ведомство башлыгы урынбасары Владислав Усанов.

Төп проектлар: Казанда - 2,8 мең һәм Яшел Үзәндә 1,7 мең кешене җыйган «Җиңү поезды», «Созвездие-Йолдызлык» фестивале (60 мең катнашучы), Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе (200әр мең сумлык дүрт премия) һәм «Җәлил» мюзиклы.

2 апрельдә Татарстанда «Хәтер вахтасы – 2026» Бөтенроссия акциясе ачыла. Ел дәвамында шулай ук «Җиңүгә кадәр 80 көн», «Хәтер дәресе», «Хәтер дивары» акцияләре һәм чәчәкләр салу тантанасы була.

«Татар-информ», Елизавета Пуншева

news_right_1
news_right_2
news_bot