Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1-4 ноябрьгә туры килгән түләүләр бәйрәмнәр аркасында вакытыннан алда күчереләчәк
Даталары 1-4 ноябрьгә туры килгән хезмәт хаклары һәм социаль пособиеләр алданрак – бәйрәмнәр алдыннан соңгы эш көнендә түләнәчәк. Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Әгәр билгеләнгән түләү көне ял яки бәйрәм көненә туры килсә, эш бирүчеләр хезмәт хакын алданрак – бәйрәмнәр башланганчы күчерергә тиеш. Пенсияләр һәм социаль пособиеләр күчергәндә дә шундый ук принцип буенча эш итәчәкләр.
Шул рәвешле, 4 ноябрьгә кадәр планлаштырылган түләүләрнең күбесен гражданнар 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз