news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инвалидлар, ветераннар өчен түләүләр һәм башка ярдәм чаралары 1 февральдән индексацияләнә

Түләүләр, пособиеләр һәм башка ярдәм чаралары 2026 елның 1 февраленнән чынлыктагы инфляция дәрәҗәсе буенча индексацияләнәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Инвалидлар, ветераннар, Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Хезмәт Геройлары, Герой аналар өчен түләүләр, шулай ук радиациядән зыян күрүчеләр өчен пособиеләр индексацияләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot