news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкына февральдә ял алу отышлымы

Татарстан халкына февральдә ял алу отышлымы
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда яшәүче кайбер кешеләр февральдә ял алырга җыена. Ләкин кышның соңгы аенда ял итү отышлымы соң. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Отпуск акчасының күләме айдагы календарь көннәрнең уртача саны нигезендә билгеләнә, ул 29,3не тәшкил итә. Шул ук вакытта, бер эш көненең бәясе конкрет айга ничә көн туры килүенә бәйле. Алар никадәр күбрәк булса, һәр эш көненең бәясе шулкадәр түбәнрәк, чөнки ел дәвамында хезмәт хакы күләме үзгәрешсез кала. Шул рәвешле, әгәр хезмәткәр эш көннәре күп булган чорда отпуск рәсмиләштерә икән, ул керемен күп югалтмый.

Февральдә биш көнлек эш атнасында татарстанлылар 19 көн эшләячәк, бу уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Шул сәбәпле, кышның соңгы ае ял итү өчен иң отышлы ай дип саналмый. Иң рациональ вариант - апрель, анда эш көннәре саны 22гә кадәр арта.

news_right_1
news_right_2
news_bot