news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу ялларда Киров районында йорт хайваннарына күчмә вакцинация оештыралар

Бу ялларда Киров районында йорт хайваннарына күчмә вакцинация оештыралар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда ял көннәрендә, 2 һәм 3 майда, йорт хайваннары өчен күчмә прививка акцияләре узачак. Киров районында мобиль ветеринария пунктлары ачыла. Биредә котыру авыруына каршы вакцинация үткәреп кенә калмыйча, хайваннарны чиплаштырып һәм теркәп тә булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Шимбә, 2 майда, ветеринарлар 10:00-12:00 сәгатьләрдә Игумново бистәсендә (Лагерь урамы, 109) кабул итәчәк. Көннең икенче яртысында, 14:00-16:00 сәгатьләрдә, мобиль пункт Займище бистәсендә – Займище һәм Березовая урамнары чатында эшләячәк.

Якшәмбе, 3 майда, Адмиралтейство бистәсендәге 32нче мәктәп янында эт һәм мәчеләргә прививка ясатырга мөмкин булачак. Йорт хайваннарын 10:00-12:00 сәгатьләрдә кабул итәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot