Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ир белән хатынның гомере өзелгән
Татарстанның Биектау районында кешеләр үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.
Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Гранта» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм Chery автомобиле белән бәрелешкән.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Гранта» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры – ир белән хатын – алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Chery Tiggo автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры хастаханәгә озатылган.
Авария урынына Биектау районы прокуроры урынбасары Руслан Гатауллин килде. Әлеге факт буенча уздырыла торган процессуаль тикшерүнең барышы район прокуратурасында контрольгә алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз