Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
9 Майда Украина кораллы көчләре Курск өлкәсенә йөзгә якын пилотсыз очкыч җибәргән
9 Май – Җиңү көнендә Украина кораллы көчләре Курск өлкәсенә йөзгә якын пилотсыз очкыч җибәргән. Бу хакта төбәк губернаторы Александр Хинштейн хәбәр итте.
«9 майда 09:00 сәгатьтән 10 майда 09:00 сәгатькә кадәр дошманның төрле типтагы 98 пилотсыз очкычы бәреп төшерелде. Дошман 102 тапкыр артиллерия кулланды. Пилотсыз очкычлар безнең территориягә 18 тапкыр шартлаткыч җайланмалар ярдәмендә һөҗүм итте», - дип ачыклык кертте Хинштейн.
Губернатор Рыльск районы Дурово авылы янындагы һөҗүмнәр нәтиҗәсендә йортның пыялалары зыян күрүен әйтте. Моннан тыш, Крупец авылында - ашлык саклау бункеры, Рыжевка авылында йортның фасады, түбәсе, тәрәзәләре ватылган һәм хуҗалык корылмасы зыян күргән.
«Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк», - дип хәбәр итте Хинштейн.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз