news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вячеслав Володин һәм Антон Вайно Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән тәбрик итте

Дәүләт Думасы Рәисе һәм Президент Администрациясе башлыгы россиялеләр өчен тарих һәм традицияләрнең берләштерүче ролен билгеләп үтте.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Россия Федерациясе Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт Думасы Рәисе үз котлавында билгеләп үткәнчә, россиялеләр үз илләре, аның бай тарихы һәм мәдәнияте белән горурлана, аңа игелек һәм чәчәк атуын, аны көчле һәм шул ук вакытта социаль җаваплы ил итеп күрергә тели.

«Безнең барыбызны да үз Ватаныбыз – Россиябезгә файда китерү омтылышы берләштерә», - дип искәртте Вячеслав Володин. Һәм Рөстәм Миңнехановка «бәхет, сәламәтлек һәм иминлек» теләде.

Президент Администрациясе җитәкчесе үзенең котлау телеграммасында игътибар юнәлткәнчә, россиялеләрне Ватанга карата ихлас мәхәббәт, шулай ук аның героик язмышын һәм күпгасырлык традицияләрен хөрмәт итү берләштерә.

«Патриотизм кыйммәтләре, ата-бабаларыбыз хәтеренә лаеклы булу омтылышы алга таба да безне Ватаныбызның чәчәк атуы хакына куелган максатларга ирешүдә яңа җиңүләргә рухландырачак», - диде Антон Вайно. Һәм «бәхет, сәламәтлек, иминлек» теләде.

«Татар-информ» агентлыгы РФ Президенты Владимир Путинның ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлавы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100