Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вячеслав Володин "Халык контроле"н Дәүләт Думасында файдаланырга тәкъдим итте
РФ Федераль Җыены рәисе Казандагы IT-парк эшчәнлеге белән танышты
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). РФ Федераль җыены рәисе Вячеслав Володин Казанга эш сәфәре белән килде. Иртән ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасыннан бер төркем депутатлар белән IT-парк эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов беренче булып парк, анда эшләүче кешеләр, тормышка ашырыла торган проектлар хакында кыскача мәгълүмат бирде.
Шуннан соң Федераль җыен рәисенә “Халык контроле” һәм “Электрон хөкүмәт” порталы тәкъдим ителде.
Мисал өчен, Вячеслав Володинга “Укучының электрон көндәлеге” хакында мәгълүмат бирелде. Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, укучыларның электрон көндәлеге 19 млн. чамасы тапкыр ачып каралган. Бу система укытучыларның да эшен киметә, вакытны да янга калдыра, дип аңлатма бирде министр.
Дума рәисен җирләрне рәсмиләштерү мәсьәләсенә кагылышлы сораулар һәм документлар тапшыру процедурасы да кызыксындырды. “Безнең регион җирләре һәм муниципаль җирләр арасында кыенлыклар туа. Төбәккә караган җирләрне рәсмиләштерү сездә 100 процент автоматлаштырылгандыр, бәлки. Ә муниципаль җирләр белән эш ничегрәк?” – дип сорады ул.
Рөстәм Миңнеханов исә аңа: “Бездә регональ һәм муниципаль җирләргә бүлү юк. Алар барысы бер системага кертелгән. Муниципаль җирләр дә теркәлгән, документлар әйләнеше бер”, – дип аңлатма бирде.
“Җирләргә килгәндә, иң авыры – төзелеш башларга рөхсәт бирү. Бу муниципаль хезмәт һәм ул күчеш планында тора. Әмма аларда документлар төрле”, – дип өстәде Р.Шәйхетдинов. Әлеге система муниципаль дәрәҗәдә кулланыла башлаганчы, 1200 төрле хезмәт исәпләнгән. Электрон система керетеп, стандартлаштыру уздырылганнан соң аларның саны 103кә калган.
“Халык контроле” программасы да Вячеслав Володинда кызыксыну уятты. Бу система хакында мәгълүмат тыңлаганнан соң, ул Рөстәм Миңнехановка шуңа охшаш системаны Дәүләт Думасы өчен кулланырга кирәклеген әйтте һәм тәкъдимен җиткерде.
Моннан тыш Федераль җыен рәисенә “Дәүләт заказы” системасы эшчәнлеге хакында, IT-паркта эшләнелгән “maksat” кушымтасын һәм медицина анализларын теркәү өчен файдаланыла торган яңа җайланма, “Глонасс +112”, “Автодория” мәгълүмати системасы тәкъдим ителде.
Көннең икенче яртысында делегатлар Иннополис шәһәре белән танышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз