news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вячеслав Володин Фәрит Мөхәммәтшинга Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды

Рәхмәт Россия Федерациясендә парламентаризм үсешенә керткән өлеш һәм закон чыгару өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлек өчен белдерелә.

Вячеслав Володин Фәрит Мөхәммәтшинга Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды
Рамиль Гали

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Россия парламентының түбән палатасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Бу турыда Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фото: tat.gossov.tatarstan.ru

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Татарстан парламенты башлыгына Дәүләт Думасы Рәисенең Рәхмәт хатын бүген Дәүләт Думасы пленар утырышы барышында Россия парламентының түбән палатасы Рәисе Вячеслав Володин тапшырды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Рәхмәт Фәрит Мөхәммәтшинның Россия Федерациясендә парламентаризм үсешенә керткән өлеш һәм закон чыгару өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлек өчен белдерелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot