news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вячеслав Вольчик цифрлы икътисад чыннан да хәзерге заман дөньясын үзгәртә, дип саный

Икътисад фәннәре докторы Вольчик сүзләренчә, цифрлы икътисад хәзерге заманада 3 өлкәгә йогынты ясый.

Вячеслав Вольчик цифрлы икътисад чыннан да хәзерге заман дөньясын үзгәртә, дип саный
Cултан Исхаков

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Институциональ тикшеренүләр Халыкара ассоциациясе рәистәше, икътисад фәннәре докторы, Journal of Institutional Studies баш мөхәррир урынбасары Вячеслав Вольчик сүзләренчә, цифрлы икътисад хәзерге заманада 3 өлкәгә йогынты ясый. Цифрлы икътисад чыннан да хәзерге заман дөньясын үзгәртә, диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән “Цифрлы икътисад. Көнбатыш тәҗрибәсе” пресс-конференциясендә.

“Цифрлы икътисад чыннан да хәзерге заман дөньясын үзгәртә. Тикшеренүчеләр өчен дә, барлык җәмәгать өчен дә цифрлы икътисадның нәрсә икәнен белү бик мөһим. Алар аны, нәрсә икәнен белеп, безнең тормышта кулланалар. Цифрлы икътисадның хәзерге заман дөньясына ясаган йогынтысы нинди? Цифрлы икътисад, беренче очракта, 3 өлкәгә йогынты ясый. Беренчесе, җитештерүгә, яки технологияләргә. Икенчесе, безнең тормышка, димәк эшле булуга. Һәм дә инде өченчесе, цифрлы икътисад мәгарифне үзгәртә. Менә без бу өч әйбергә карасак, бөтен җирдә цифрлы икътисадның бик күп мөмкинлекләр тудырганын күрәбез. Һәм менә безнең бу мөмкинлекләрне ничек итеп куллану, беренче чиратта, Россиядә, безнең киләчәктә ничек яшәячәгебезне билгели. Чыннан да мин шөгыльләнгән, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетына конференциягә килгән башка берничә галим шөгыльләнгән институциональ икътисадка килсәк, без тормышыбызны билгеләгән институтларның цифрлы икътисадның үсешенә мөмкинлекләр бирүләренә игътибар итәбез”, - диде Вячеслав Вольчик.

Икътисад фәннәре докторы сүзләренчә, цифрлы икътисад дөньяга кереп килгәнгә, мәшгульлек дәрәҗәсе үзгәрәчәк һәм кешеләр эшсез калачак, укытучыларның кирәкләре калмаячак дигән фикерләр йөри. “Бу - алай түгел. Цифрлы икътисад без әле белмәгән әйберләрне барлыкка китерә ул. Мәсәлән, әгәр дә цифрлы икътисадның яңа технологияләрне гамәлгә кертүе кемнедер эшсез калдыра икән, димәк, ул кеше үзен башка җирдә, башка өлкәдә сынап карый алачак. Яки инде киләчәктә эш көне сәгатьләре кыскарачак. Мәгарифкә килсәк, әгәр дә цифрлы икътисад белән кайсыдыр һөнәрләр бетә икән, димәк, киләчәктә башка һөнәрләр барлыкка килә алачак. Без киләчәк буынны галимнәрнең цифрлы икътисадны ничек итеп тормышка ашыруларына карап юнәлдерәчәкбез. Мәсәлән, безнең хәзерге пресс-конференция интернетта трансляцияләнә. Бу да - цифрлы икътисадка бер мисал”, - диде Вячеслав Вольчик.

Вячеслав Вольчик Казанга “Яңа икътисадка яңа институтлар” XII Халыкара институциональ икътисад конференциясендә катнашырга килде. Конференция В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында 26-27 апрельләрдә үтәчәк. Шулай ук конференциядә катнашырга “Париж 1 Пантеон-Сорбонна” (Париж шәһәре) Университеты мактаулы профессоры, спорт икътисады эксперты Владимир Андрефф һәм Россия фәннәр академиясенең алдынгы академиклары килде.

Бу конференциядә Россия икътисадының тизләнешенә кагылган сораулар, чималлы территорияләрнең, чит ил инвестицияләренең һәм шәһәрләрнең эффективлыгы үсешләре һәм башка бик күп сораулар каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100