news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вячеслав Сурмятов "Милли хәзинә" уенының яңа төрен булдыру өчен краудфандинг аша акча җыя

Финанс ярдәме күрсәтүчеләр яңа уенны беренчеләрдән булып уйный алачак.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Татар милли мәдәнияте белән таныштыручы "Милли хәзинә" өстәл уенын өч телдә - татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләргә телиләр.  Хәзер проектны тормышка ашыру өчен "Планета.ру" платформасында акча җыю бара. Бу хакта проект җитәкчесе Вячеслав Сурмятов хәбәр итә. 
 
 
Уенның яңа форматы татар милли бизәкләре белән эшләнелгән тартмага урнаштырылачак. Моннан тыш, уенның кагыйдәләре белән таныштыра торган һәм һәр символ хакында язылган брошюра булдыру күздә тотыла. Брошюра шулай ук татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләнеләчәк. 
 
Проектны гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәме таләп ителә. "Милли хәзинә"нең яңа форматын булдыруга булышучылар өчен аерым өстенлекләр карлаган. Бу хакта Вячеслав Сурмятов видео мөрәҗәгатендә аңлатма бирә. 
 
 
Финанс ярдәме туплау  "Планета.ру" платформасында бара. Мөмкинлеге булучылар "Милли хәзинә" счетына кимендә 100 сум салырга тиеш. 
 
500 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтүчеләр уенның үзенчәлекле исемлегенә эләгәчәк һәм алар хакында башкалар да белә алачак. 1 мең сум күләмендә ярдәм итүчеләргә "Милли хәзинә"нең беренче версиясе бүләк итеп биреләчәк. Әмма проект авторы аларның аз, бары ун гына калуын искәртә. 1,5 мең сум күләмендә ярдәм итүчеләргә өстәл уенының яңа версиясе бүләккә булачак. 
 
  • Сурмятов Вячеслав Юрьевич 1989 елның 8 ноябрендә Курган өлкәсенең Шатров районы Дальние Кубасово авылында туган. Шадринск дәүләт педагогика институтының чит телләр бүлеген тәмамлаган. Свердловск медицина колледжында инглиз теле укытучысы булып эшли. Рус, татар, инглиз, немец телләрен яхшы, француз, итальян телләрен аңлау дәрәҗәсендә белә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100