news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вячеслав Сөрмәтов татар теленә өйрәтә торган өч айлык курслар укыта башлый

Вячеслав «Милли хәзинә» татарча өстәл уеннарын ясаучы һәм Екатеринбургта татар телендә сөйләшү клубына нигез салучы буларак билгеле.

Вячеслав Сөрмәтов татар теленә өйрәтә торган өч айлык курслар укыта башлый

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең «Урал таулары» Татар якташлыгы оешмасы татар телен өйрәтү буенча 3 айлык интенсив курслар башлап җибәрә. Бу хакта оешма вәкилләре хәбәр итә.

Дәресләрне Вячеслав Сөрмәтов алып барачак. Ул бөтен дөньяда татарлар арасында популяр «Милли хәзинә» татарча өстәл уеннарын ясаучы һәм Екатеринбургта татар телендә сөйләшү клубына нигез салучы буларак билгеле. Вячеслав чит телләр өйрәнергә ярата, шуңа күрә башкаларны да өйрәтергә әзер.

Дәресләр атнага ике тапкыр узачак. Татарчаны бөтенләй белмәүчеләр һәм татар телен белгән, әмма аны камилләштерергә теләгәннәр аерым төркемнәдә шөгыльләнәчәк. Укытучы егет заманча белем бирү методикасына таянырга, сөйләшергә өйрәтергә, өй эше итеп кызыклы биремнәр әзерләргә вәгъдә итә.

Дәресләр 15 ноябрьдән башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot