Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вячеслав Никифоров: “Халыклар дуслыгыннан башка Бөек Җиңүгә ирешеп булмас иде”
Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышлап тантаналы чара уздырылды
(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Халыклар дуслыгыннан башка Бөек Җиңүгә ирешеп булмас иде”, - дип белдерде бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышлап уздырылган тантаналы чарада ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәнең этник сәясәт бүлеге башлыгы Вячеслав Никифоров.
Утызлап сугыш һәм тыл ветераны, милли-мәдәни мохтариятләрнең активистлары чакырылган әлеге тантана нәкъ менә халыклар дуслыгын гәүдәләндергән музыкаль чара рәвешендә оештырылган иде. Анда Татарстанда гомер итүче дагыстанлылар да, грузиннар да, казахлар да, әрмәннәр дә һәм башка халыклар да үз осталыгын күрсәтте.
Вячеслав Никифоров сүзләренчә, Татарстан Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән. Завод-фабрикаларда җитештерелгән товарлар фронтка озатылган, Казандагы бердәнбер кетгут заводы материаллары госпитальләрдә яраларны дәвалауда бик зур ярдәм булган.
“Бөек Җиңүнең 65 еллыгы безгә тарихның яңадан языла алмавы турында аңлатты. Без сезнең дәһшәтле сугыш елларында ниләр кичерүегезне яхшы аңлыйбыз һәм бу буыннар арасындагы дәвамчанлык турында сөйли”, - диде В.Никифоров.
ТР Халыклары ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров та, ветераннарны ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе Советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлап, аларга сәламәтлек теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз