news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вячеслав Фетисов туплы хоккей буенча XXV Дөнья Чемпионатына сәламләү юллады

Вячеслав Фетисов туплы хоккей буенча XXV Дөнья Чемпионатына сәламләү юллады

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Федераль физик культура һәм спорт агентлыгы җитәкчесе, ике тапкыр Олимпия чемпионы Вячеслав Фетисов туплы хоккей буенча XXV Дөнья Чемпионатына сәламләү юллады. Сәламләүдә күрсәтелгәнчә, мондый дәрәҗәдәге ярышларның безнең илдә үтүе Россиянең халыкара аренада зур абруйга ия булуын дәлилли. В.Фетисов билгеләп үткәнчә, Казан һәрчак кунакчыллыгы һәм шундый чараларны югары дәрәҗәдә уздыра алуы белән дан тотты. Ул Чемпионат катнашучыларына кызыклы һәм гадел уеннар, лаеклы җиңүләр теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100