news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вячеслав Быков белән «Ак Барс хоккей академиясе» хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Быков спорт мәктәбе уенчылары белән даими мастер-класслар уздырырга планлаштыра.

Вячеслав Быков белән «Ак Барс хоккей академиясе» хезмәттәшлек турында килешү төзеде
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Ике тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Вячеслав Быков һәм «Ак Барс Хоккей академиясе» хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вячеслав Быков «Ак Барс хоккей академиясе»нең консультанты 2018/19 сезонында Россия җыелма командасының элеккеге тренеры Хоккей академиясенең фәнни-методик үзәгенә һәм «Ак Барс»уенчыларының үсеш үзәгенә консультация бирәчәк. Шулай ук Быков эш кысаларында Казанда һәм Әлмәттә «Ак Барс» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Динамо» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм «Нефтяник» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе уенчылары өчен даими мастер-класслар уздырырга планлаштыра.

«Безнең бурыч -  югары дәрәҗәдә уйный алырлык яңа буын хоккейчыларны әзерләү. Уен күнекмәләрен үстерү белән бергә без шәхес үсешенә басым ясарга, хоккей һәм кеше тәрбиясе бергә барырга тиешлеген истә тотарга тиешбез», - диде Быков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100