Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вячеслав Володин хезмәтләрне көчләп таккан өчен җаваплылык кертергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин өстәмә түләүле товарлар, хезмәтләр һәм эшләрне көчләп таккан өчен җаваплылык кертүне яклап чыкты.
«Кагыйдә буларак, алдау, тискәре нәтиҗәләр белән куркыту, кешегә йогынты ясау аша файдасыз әйберләр сатып алырга мәҗбүр итәләр», - дип искәртте сәясәтче Telegram-каналында.
Володин бәяләвенчә, нәтиҗәдә көчләп тагылган товарлар, эшләр һәм хезмәтләр бәясе төп чыгымнарның 50 процентына кадәр җитәргә мөмкин. «Мондый хокуксыз гамәлләр өчен җаваплылык билгеләнергә тиеш», - диде ул.
Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт Думасы спикеры искәрткәнчә, 15 июльдә парламентның түбән палатасы кулланучыга өстәмә товарлар һәм хезмәтләрне көчләп таккан өчен штрафларны арттыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул иткән.
Әгәр ул үз көченә керсә, вазифаи затлар өчен штрафларның максималь күләме - 4 меңнән 300 меңгә, ә юридик затлар өчен 40 меңнән 1 миллион сумга кадәр артачак.
Моннан тыш, Володин билгеләп үткәнчә, әле апрель аенда ук кешеләргә өстәмә түләүле товарлар, хезмәтләр һәм эшләрне көчләп тагу, шулай ук аларны сатып алуга ризалык бирүне күздә тоткан шартлар тудыруны тыя торган федераль закон кабул ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз