news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вячеслав Володин уллыкка алынган балаларны Россиядән алып чыгуга каршы торырга өндәде

Уллыкка алынган балаларны Россия Федерациясеннән читкә чыгармас өчен мөмкин булган барлык чараларны күрергә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин белдерде.

Искәртеп үтик, федераль парламентның түбән палатасы җенесне алмаштыру законлаштырылган дәүләтләр гражданнарына Россия балаларын уллыкка бирүне тыю турында закон кабул иткән иде.

«Бүгенге карар ярдәмендә, безнең бөтен бала да үз илендә уллыкка алыныр һәм киләчәген үз илендә планлаштырыр, дип уйлыйм. <…> Бала үз илендә тәрбияләнсен өчен без барысын да эшләргә тиеш», – дип яза Володин сүзләрен РИА Новости.

Баштарак Дәүләт Думасы депутаты Станислав Наумов ел ахырында алты көнлек эш атнасын бетерергә тәкъдим иткән иде. Аерым алганда, ул 28 декабрьне – җитештерү календаре буенча эш көне булып саналган шимбәне ял көне итәргә өндәде. Татарстанның Җәмәгать палатасы рәисе Зилә Вәлиева исә, мондый карарның кирәге юк, чөнки Россия халкының Яңа елга әзерләнергә вакыты җитәрлек булачак, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100