news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вячеслав Володин татарстанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Яңа елны һәм Раштуаны бәйрәм итү уңаеннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы юллаган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу якты бәйрәмнәрдә яхшыга өметләнәбез. Мөһим вакыйгалар белән тулы узган ел, Россия - көчле суверен дәүләт, ул сынауларны җиңә һәм кешеләрнең иминлеген арттыруга юнәлдерелгән бурычларны хәл итә, дип күрсәтте. 2026 ел илгә уңыш һәм һәр йортка бәхет китерсен. Сезгә сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр юллыйм», - диелә телеграммада.

news_right_1
news_right_2
news_bot