Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вячеслав Володин татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиевка Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.
«Күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге һәрвакыт Россия үсешенең ышанычлы нигезе булды. Ватанга фидакарь хезмәт итү традицияләре, Ватанга мәхәббәт, уртак тарихка һәм мәдәнияткә сакчыл караш гасырлар буена безне берләштерә. Бүген бу какшамас кыйммәтләр теләсә нинди янауларга каршы торырга, җиңәргә һәм алга барырга ярдәм итә. Безнең көчебез – бердәмлектә», - диелә котлау телеграммасында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз