news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вячеслав Володин Татарстан халкын якынлашып килүче Россия көне белән котлады

Вячеслав Володин Татарстан халкын якынлашып килүче Россия көне белән котлады
Фото: Видеодан скриншот

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан халкын якынлашып килүче Россия көне белән котлады. Котлауны ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов адресына юллады, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

«Без илебез белән, аның меңъеллык тарихы, бай мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, күпмилләтле халкының батырлыклары һәм уңышлары белән горурланабыз. Туган илгә карата мәхәббәт, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык, дәүләтнең үсеше һәм чәчәк атуы турында кайгырту гражданнарыбызны берләштерә, Россияне тагын да көчлерәк итә», – диелә сәясәтче юллаган котлау телеграммасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot