news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вячеслав Володин Рөстәм Миңнехановны Җиңү көне белән котлады

Җиңү көне – изге бәйрәм. Аның геройлары турында истәлек һәр гаиләдә саклана. Совет халкының батырлыгы турындагы хакыйкатьнең киләчәк буыннарга да тапшырылуы мөһим, дип белдерә Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка котлавында.

«Бүген, нацизм яңадан баш күтәргәндә, махсус хәрби операция катнашучылары гомерен кызганмыйча явызлык белән көрәшә. Солдат һәм офицерларыбыз ата-бабаларыбызның эшен дәвам итә – батырларча азатлык, бәйсезлек, Туган илебез Россиянең киләчәге өчен көрәшә», – диелгән югары хөкүмәт телеграммасында.

Азактан Володин ТР җитәкчесенә сәламәтлек һәм барлык иң яхшы теләкләрне теләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100