news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вячеслав Володин Рөстәм Миңнехановка: Сайлауда җиңүегез халыкның ышанычын күрсәтә

Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе вазифасына керешүе белән тәбрикләде. Котлау хатын тантанада Володинның урынбасары, депутат Александр Бабаков укыды.

Тәбрикнамәдә Татарстанның төрле яктан зур тизлек белән үсеш алуы турында әйтелә.

«Республикада социаль-икътисади күрсәткечләр үсеш ала, энергетика, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә киңкүләм проектлар тормышка ашырыла, Татарстан халкының матди иминлеге арта. Сезнең сайлауда җиңүегез халыкның сез башкарган эш нәтиҗәләрен бәяләвен, сезгә ышанычын күрсәтә, сездә халык мәнфәгатьләрен кайгырткан, республика алдында торган бурычларны нәтиҗәле хәл иткән кешене күрәләр», – дип язган Вячеслав Володин һәм яңадан-яңа уңышлар теләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot