news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вячеслав Володин ягулык темасын сәясиләштермәскә чакырды

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин ягулык базарындагы вазгыять турында фикер алышканда сәясиләштерүгә һәм демагогиягә юл куймаска чакырды. Ягулык базарын тотрыклыландыру турында закон проекты тикшерелгән пленар утырышта ул шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Әлеге темаларны берничек тә сәясиләштерергә ярамый. Чөнки моннан башка, «бишенче колонна» исе килә», - диде сәясәтче.

«Бу җәһәттән популизм һәм демагогия җимергеч кенә түгел, куркыныч та. Ил өчен көрәшергә, илне ныгыта һәм проблемаларны хәл итә торган теләсә нинди тәкъдимнәрне хупларга кирәк», - дип өстәде ул.

Володин белдергәнчә, неонацистик Киев режимы Россия эчендә киеренкелек тудырырга омтыла.

«Шуңа күрә җәмгыятьне таркату өчен нефть эшкәртү заводларына, тыныч инфраструктурага һөҗүм итәләр», – дип аңлатты Дәүләт Думасы Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot