news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вячеслав Володин мәктәптә балаларга йөкләнешнең чиктән тыш зур булуын әйтте

Мәктәптә балаларга йөкләнешнең чиктән тыш зур булуы аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин шундый фикерен белдерде.

«Экспертларның мәгълүматлары буенча, балаларның 70-80 проценты уку процессында аруын билгеләп үтә. Боларның барысы да аларның сәламәтлегендә чагылыш таба», - дип язган парламентарий Telegram-каналында.

Аның сүзләренчә, балалар укуга тәүлегенә 10 сәгать сарыф итә, бу чиктән тыш күп. Шуның аркасында мәктәп укучыларының мавыгуларга һәм яшьтәшләре белән аралашуга вакыты һәм көче калмый да диярлек, диде депутат.

Элегрәк Володин мәктәп укучыларына йөкләнешнең зур булуына бәйле проблема хакында фикер алышулар оештырырга чакырган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot