news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вячеслав Володин көллият һәм техникумнарда белем алуны бушлай итәргә чакырды

Россиядә урта махсус белем бирү бушлай булырга тиеш. РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, бүген парламентның түбән палатасында узачак Хөкүмәт сәгатендә әлеге мәсьәлә хакында фикер алышырга ниятлиләр.

«Урта һөнәри белем бирү бушлай булырга тиеш дигән фикерне алга сөрәчәкбез», - диде Володин.

Ул үз позициясен илдә эшче кадрларга кытлык күзәтелүе белән аңлатты. Шул сәбәпле, һөнәрне бушлай нигездә үзләштерү мөмкинлеген бирергә кирәк.

Элегрәк Володин уртак махсус белем алырга ниятләгән мәктәп укучыларының Төп дәүләт имтиханын тапшыруы максатка туры килүенә бәйле мәсьәләне тикшерү ихтыяҗы бар дип белдергән иде. Ул шулай ук мәктәп укучыларына йөкләнешнең чиктән тыш зур булуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot