news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вячеслав Володин февральдә гамәлгә керәчәк законнар турында сөйләде

Россиядә ана капиталы һәм башка социаль түләүләр индексацияләнә, әлеге закон 1 февральдән үз көченә керә. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Дәүләт Думасы Telegram-каналында сөйләгән, дип яза РИА Новости.

«Ана капиталы беренче балага — 630,4 мең сум, икенчесенә 833 мең сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, кырыктан артык төрле пособие һәм компенсация күләме 7,4 процентка арта. Дәүләт барлык социаль йөкләмәләрне тулысынча тәэмин итүгә өстенлек бирә. Моның өчен кирәкле акчалар федераль бюджетта каралган», — дип хәбәр итә Володин.

Шулай ук микрофинанс оешмалары эшчәнлеген контрольдә тоту турындагы закон үз көченә керә. Володин сүзләренчә, бу карар бурычлыларның хокукларын комплекслы якларга мөмкинлек бирәчәк.

1 февральдән гражданнарга кертемнәр срогы тәмамлану, ирекле янгын күзәтчелеге, дәүләт серләрен саклауга кагылышлы өстәмә чаралар турында бушлай мәгълүмат бирү турындагы һәм башка законнар үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100