news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вячеслав Володин Фәрит Мөхәммәтшинны туган көне белән котлады

Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга туган көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Володин мөрәҗәгатендә Мөхәммәтшинның төбәк үсешенә керткән өлешен билгеләп үтә.

«Сайлаучылар мәнфәгатьләрен кайгыртып, хокукый базаны камилләштереп, Сез Татарстанның икътисады һәм социаль өлкәсе үсешен законнар белән тәэмин итәсез. Гражданнарны борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә өлеш кертәсез», – диелә федераль парламентның түбән палатасы җитәкчесенең котлау телеграммасында.

Ахырда Володин Мөхәммәтшинга ныклы сәламәтлек һәм һөнәри эшчәнлегендә уңышлар теләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot