news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вячеслав Володин Айдар Метшинга Россиянең Дуслык орденын тапшырды

Вячеслав Володин Айдар Метшинга Россиянең Дуслык орденын тапшырды
Фото: Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин матбугат хезмәте

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин депутат Айдар Метшинга Россиянең Дуслык орденын тапшырды. Парламентарий Россия парламентаризмын үстерүгә керткән өлеше, актив закон чыгару эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде, дип хәбәр итә депутатның матбугат хезмәте.

Ел нәтиҗәләре буенча Айдар Метшин 450 депутат арасында файдалы эшчәнлек коэффициенты активлыгы гомуми рейтингында – 122нче һәм халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 24нче урынны яулады. Парламентарий сыйфатында яңа гына эшли башласа да, бу аның актив эшчәнлек алып баруы һәм төбәктә сайлаучылар белән нәтиҗәле бәйләнештә торуы хакында сөйли.

Депутат булып сайланганчы Метшин 15 ел Түбән Кама мэры вазифасын биләде. Бу вакыт эчендә шәһәрдә һәм районда халыкның яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер бурычлар хәл ителде, мөһим проектлар гамәлгә ашырылды.

Махсус операция башланганнан алып депутат хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Аның инициативасы белән патриотик һәм вакыйгалы чаралар үткәрелде, махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр озатылды. Очрашулар һәм гражданнарны кабул итү нәтиҗәләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен борчыган төрле характердагы 190нан артык шәхси мәсьәлә хәл ителде, дип хәбәр итте «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100