news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вячеслав Володин «эзәрлекләү» төшенчәсен законда беркетергә тәкъдим итте

РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин профиль комитетларга «эзәрлекләү» төшенчәсенең закондагы билгеләмәсен әзерләргә кушты. Парламентның түбән палатасы сайтында шул хакта мәгълүмат чыкты.

Фото: © duma.gov.ruw.

Бүген пленар утырышта Көндәшлекне яклау комитеты рәисе Валерий Гартунг, Брянск гимназиясендәге фаҗигане шәрехләп, Тикшерү комитеты һәм РФ Генераль прокуратурасыннан белем бирү учреждениеләрендә «эзәрлекләү» белән бәйле мөрәҗәгатьләр турындагы мәгълүматны соратып алырга тәкъдим итте. Депутат шулай ук әлеге төшенчәне законда беркетү турындагы мәсьәлә хакында фикер алышу тәкъдиме белән чыкты. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Борис Чернышов та мәктәпләрдә эзәрлекләүгә чик кую буенча бүген күрелә торган чараларның нәтиҗәлелегенә анализ үткәрергә кирәк дип саный.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин тәкъдимне хуплады.

Үз чиратында, Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты әгъзасы Анна Скрозникова билгеләп үткәнчә, укучыларның девиант тәртибен күзәтә торган камералар кертергә кирәк. Ул Россиянең мәгариф учреждениеләрендәге башка һөҗүм очраклары турында да искәртте. Әйтик, 2021 елда Казан гимназиясендә атыш вакытында тугыз кеше һәлак булды, 32 кеше яраланды.

Искәртеп узабыз, әле 2022 елда ук Дәүләт Думасындагы Мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова мәктәп буллингына каршы көрәш турындагы закон проекты белән чыгыш ясаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100