news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» Гаилә үзәгендә 20 укучыга паспорт тапшырдылар

Бүген «Казан» Гаилә үзәгендә 20 яшь татарстанлыга тантаналы шартларда паспорт тапшырдылар. Ватанны саклаучылар көне алдыннан оештырылган чараны Россия һәм Татарстан гимннары ачты.

«Паспорт - сез яңа тормышка аяк баса торган документ ул. Сез инде Россиянең тулы хокуклы гражданнары буласыз. Бу документ сезгә билгеле бер хокуклар бирә, ләкин күп бурыч та йөкли», - дип хәбәр итте яшьләргә Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина.

Ул билгеләп үткәнчә, чара Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында уза.

«Сез илебез өчен катлаулы чорда яшисез. Без сезнең барыгызның да Россия Геройлары булуыгызны теләр идек. Һәм булачаксыз да, чөнки мөмкинлекләрегез бик күп», – дип белдерде Студеникина.

Ул укучыларга намусларына тап төшермәүләрен теләде.

«Сез Россия гражданнары булуыгыз белән горурланырга тиеш», – диде Студеникина.

Залга җыелган укучыларны һәм ата-аналарны ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова сәламләде.

«Шушы көннән сезнең яңа тормыш башлана. Шуны исегездә тотыгыз, Россия Федерациясе гражданы булу – хокуклар гына түгел, ә җаваплылык та: ил, җәмгыять, ата- ана алдында җаваплылык», – диде Әхмәтова.

Ул укучыларга мөһим документны зур горурлык белән йөртүләрен, укытучылар һәм ата-аналар горурлансын өчен изге гамәлләр кылуларын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot