news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Вверх!” республика конкурсында җиңүчеләр игълан ителде

19 җиңүче РФ Олимпия комитетында, Универсиада дирекциясендә, ТР Дәүләт Советында һәм республика министрлыкларында стажировка үтү мөмкинлеге алды

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казанда 8 ноябрьдә “Кадрлар резервы” проектының бер этабы буларак старт алган “Вверх!” республика конкурсында җиңүчеләр игълан ителде.
Тантаналы чара башланганчы “Казан” гранд–отелендә яшь талантларның Вверх!” конкурсы этаплары ничек узулары турында сөйләүче видеофильм күрсәтелде. Анда республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 48 егет һәм кыз катнашты. Алар 5 көн дәвамында төрле конкурсларда сыналды: министр урынбасары вазыйфасына әңгәмә, социаль проектларны яклау, “Министр белән бер минут” конкурсы.
Бүләкләү тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Кадрлар резервы” проекты координаторы Виктория Черкесова, бүген залда яшь талантлар күп дип белдерде. Аның фикеренчә, “Вверх!” этабында җиңелүчеләр юк, бары тик кайберәүләр 5 конкурста үзләрен яхшырак күрсәтте. “Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз. Без сезгә гел оскә юл алуыгызны телибез. Уңышлар сезгә!”, – дип теләде Виктория Черкесова.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Андрей Кондратьев конкурста катнашучыларны һәм кунакларны – Саха Республикасы (Якутия) делегациясен сәламләде. Ул биредәгеләрне Корбан бәйрәме белән котлады. “Сезнең старт җитди булыр һәм тиздән эшчәнлек юнәлешен билгеләрсез дип ышанам”, – дип теләде конкурста катнашучыларга Андрей Кондратьев.
Конкурсның 19 җиңүчесенә РФ Олимпия комитетында, “Казан–2013” Универсиада дирекциясендә, ТР Дәүләт Советында һәм республика министрлыклары һәм вуедомстволарында, иҗтимагый оешмаларда стажировка үтү хокукы бирүче сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр исемлеге конкурсны оештыручылар – ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы һәм “Кадрлар резервы” проекты сайтында дөнья күрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot