news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вузларның филиаллар санын киметү максаты юк – Россия мәгариф министры

“Мин килдем һәм вузларның филиалларын киметергә телим диеп булмый”, - дип белдергән Ольга Васильева

(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында вузларның филиалларын киметү максаты юк. Бу хакта ведомствоның яңа җитәкчесе Ольга Васильева РФ Җәмәгать палатасында белдергән.

“Филиалларны ябу буенча бернинди план да, бернинди максат та юк. Шулкадәр филиал ябылырга тиеш дигән сүз дә юк. Һәр конкрет очрак аерым каралачак”, - дигән Васильева.

Аның сүзләренчә, беренче чиратта Россия югары белем бирү өлкәсендә нинди тискәре яклар һәм яхшы яклар барлыгын карау зарур.

“Мин килдем һәм вузларның филиалларын киметергә телим диеп булмый”, - дип белдергән Ольга Васильева.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot