news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вузларга 2010 елда кабул итү кагыйдәләре һәм имтиханнар исемлеге билгеләнде

Россиянең барлык вузлары 2010 елның 1 февраленә кадәр Интернеттагы сайтларында кабул итү кагыйдәләре, лицензия нигезендә әзерлек юнәлешләре турындагы мәгълүмат, шулай ук һәр юнәлеш буенча кабул итү имтиханнары исемлеген урнаштыра

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Дәүләт аккредитациясе булган вузларга 2010 елда кабул итү кагыйдәләре һәм имтиханнар исемлеге билгеләнде. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының бу хактагы боерыклары агымдагы елның 21 һәм 28 октябрь көннәрендә дөнья күргән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан алынган хәбәргә караганда, Россиянең барлык вузлары 2010 елның 1 февраленә кадәр Интернеттагы сайтларында кабул итү кагыйдәләре, лицензия нигезендә әзерлек юнәлешләре турындагы мәгълүмат, шулай ук һәр юнәлеш буенча кабул итү имтиханнары исемлеген урнаштыра. Вуз һәр юнәлеш буенча өч яки дүрт кабул итү имтиханын билгеләргә хокуклы, моңа рус теел һәм профиль имтиханы да керә.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының директор Департамента государственной политики в образовании Игорь Реморенко сүзләренчә, кабул итү имтиханнарының яңа исемлеге хәзерге вакытта эшләнә һәм кабул ителә торган яңа югары һөнәри белем бирү стандартларына нигезләнгән. Бу имтиханнар исемлеге абитуриентлар өчен уңайлы санала, алар, билгеле бер сынауларны тапшыргач, белгечлекләр исемлегеннән үзенә кирәклесен сайлап ала ала.

Тулаем алганда, 2009 елдагы кагыйдәләр белән чагыштырганда, җитди үзгәрешләр күп түгел. Ягъни вузларга кабул итү этаплары өчтән икегә калачак, вузларга профильле һәм профильле булмаган предметлар буенча укырга керү өчен кирәк булган минималь баллар күләмен билгеләү мөмкинлеге бирелә, максатчан кабул итү күрсәткечләре 30 проценттан 20 процентка кадәр киметелә, абитуриентлар документларын берьюлы 5 югары уку йортына гына тапшыра ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100