Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вузларда татарча белем мәсьәләсен ректорлар советына чыгарырга уйлыйбыз – И. Мөхәммәтов
Илдар Мөхәммәтов башлангыч сыйныфлар өчен әзерләнгән “Сәлам” укыту-методик комплектының барлык мәктәпләргә кертеләчәген әйтте.
(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Югары уку йортларында татар телендә белем бирү мәсьәләсе ректорлар советы утырышында күтәреләчәк. Бу хакта кичә Мөслимдә милли мәгарифкә багышланган секциянең пленар утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.
Ул докладында югары уку йортларында татарча белем бирү игътибардан читтәрәк калып килгәнен билгеләп узды. Татар телендә белем бирә торган югары уку йортларыннан министр урынбасары өлге итеп Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын атады. “Татар телендә техник белем бирүгә 25 ел тулуга багышланган конференциянең дә анда узуы очраклы түгел. Югары уку йортларында татар телендә белем бирү мәсьәләсен ректорлар советына чыгарып сөйләшергә уйлыйбыз”, - диде Илдар Мөхәммәтов.
“Татар телен өйрәтү – аерым игътибар үзәгендә. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университеты галимнәре белән берлектә, татар теле һәм әдәбиятын укыту концепциясен әзерләде. Әлеге документ безгә татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүдә үсеш кыйбласы булып тора. Ул үз эченә уку-укыту процессын оештыруның барлык юнәлешләрен дә ала”, - диде министр урынбасары.
Илдар Мөхәммәтов яңа буын татар теле дәреслекләрен булдыру эше башланганын билгеләп узды. “Башлангыч сыйныфлар өчен әзерләнгән “Сәлам” укыту-методик комплекты, укытучы китабы, эш дәфтәре, дидактик материаллар, электрон кушымта узган уку елында Казан мәктәпләрендә сыналды, быелдан ул барлык мәктәпләрдә кулланыла башлый”, – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз